Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан Мэрының шәхси кабул итүе

Казан Мэрының гражданнарны шәхси кабул итүе Россия Федерациясе Конституциясе, 2006 елның 2 маенда кабул ителгән «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59-ФЗ номерлы Федераль закон, Казан шәһәр Думасының 2006 елның 20 апрелендә кабул ителгән «Җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары турында» карары, Гражданнарны шәхси кабул итүне оештыру турында нигезләмә буенча башкарыла.

Гражданнардан шәхси кабул итүгә гаризалар Казан Башкарма комитетының Эш башкару идарәсенең хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегендә кабул ителгәннән соң өч көн эчендә теркәлә. Ул язма рәвештә булырга һәм 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килергә тиеш. Гаризада куелган сорау шәһәр Мэры компетенциясендә булырга һәм җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан алдан каралырга тиеш.

Казан Мэрының шәхси кабул итүенә гаризалар көн дә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (ял көннәреннән кала) 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке ашка бүленеп, хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегендә кабул ителә.

Казан Мэрының гражданнарны шәхси кабул итүе турында тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.

Үзгәртү датасы: 09.07.2024