Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2025, 15:38

«Казаныш» халыкара форумы WOW Awards коммуникация премиясенең гран-приын алды

Катнашуга Россиянең 50 шәһәреннән 400 дән артык гариза бирелгән

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы ике тапкыр WOW Awards коммуникация премиясе җиңүчесе булды. Казан үсеш институты командасы «Дөньядагы иң зур урбанфорумны ничек оештырырга һәм Казанны Кытайдан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алып Таиландка һәм Эфиопиягә кадәр 23 илнең массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегенә чыгарырга» проекты өчен «Территорияләрне алга этәрү» номинациясендә гран-при һәм көмеш медаль алды.

Быел премиягә Россиянең 50 шәһәреннән 400 дән артык гариза килгән. Җентекле сайлап алудан соң исемлеккә 30 номинациядә 94 проектны керттеләр. Финалга чыгучылар жюри каршында үз эшләрен якладылар. Алар исәбенә 200дән артык халыкара һәм россия белгечләре – әйдәп баручы төзүче компанияләр җитәкчеләре, архитекторлар, профильле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм һөнәри ассоциацияләр лидерлары кергән.

Беренче тапкыр гран-прины сайлауны ясалма интеллектка тапшырдылар. Алгоритм «wow-метрика» рәтләре буенча проектларны анализлады. Алар арасында: иҗади фикер, яңа алымнар, аудиторияне колачлау зурлыгы, медиа тәэсире, территориянең имиджын формалаштыруга керткән өлеше, шулай ук халыкара йогынты дәрәҗәсе.

Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» форумы «Төрлелек бердәмлеге» тематик программасы буенча Казанда 2025 елның 6–8 февралендә узды. Форум көннәрендә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасына 45 меңнән артык кунак килгән, тагын 17 мең кеше онлайн тапшыруны күзәткән.

Чарада 23 илдән 400 дән артык белгеч катнашты, шул исәптән БРИКС+ шәһәрләренең баш архитекторлары, әйдәп баручы мигъмарият университетлары ректорлары һәм дөньякүләм архитектура премияләре лауреатлары.

WOW Awards – реклама, маркетинг һәм коммуникацияләр өлкәсендә иң эре Россия премиясе, ул территорияләрне, төзү проектларын һәм шәһәр инициативаларын алга этәрүдә яңа стандартлар бирә торган иң иҗади һәм нәтиҗәле проектларны билгели.
Барлык яңалыклар