Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2025, 13:54

И.Метшин: «Сезнең һәрберегез дуслык илчесе, сез – үз халкыгызның күркәм вәкилләре»

Казан мэры БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучы илләрнең 13 яшь вәкиле белән очрашты

Бүген Казан Ратушасында башкала мэры БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучы яшь буын вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында төрле илләрдән килгән фестиваль кунакларының 13 яшь вәкиле үз тәэсирләре белән уртаклашты, планетаның киләчәген ничек итеп күзаллаулары хакындагы фикерләре белән бүлештеләр һәм халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын әйттеләр.

«Хәерле көн, хөрмәтле БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучылар. Сезне Казан Ратушасында күрүемә чиксез шатмын, – дип сәламләде фестивальдә катнашучыларны Илсур Метшин. – Бер ел элек оештырылган 2024 елгы БРИКС илләре саммиты әлеге бинада уздырыла торган иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Сез килгән илләрнең лидерлары нәкъ менә бирегә – Казанның йөрәге булган әлеге бинага дөнья күләмендә әһәмиятле карарлар кабул итү өчен җыелды».

Шәһәр башлыгы бүгенге очрашуның илләр һәм халыклар арасында ышанычка, бердәмлеккә, гаделлеккә корылган күпполярлылык мәсьәләләренә багышланачагын билгеләп үтте.

«Һәрбер ил үзенең мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле һәм һәр ил ниндидер көчле ягы белән аерылып тора. Без бер-беребездән нәрсәгәдер өйрәнә алабыз. Бу бит бик яхшы күренеш! Әйтик, бер илдә кешеләр үзенчәлекле робот җыялар, икенчеләр бик күп авыруларга шифа булырдай махсус дару уйлап таба, өченчеләр исә югары технологияле йортлар төзергә өйрәнә. Һәм, без, әлеге белемнәргә таянып, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашып, бергәләп дөньяны тагы да яхшырак итә алабыз», - диде шәһәр башлыгы.

Бүген Ратушада узган чарада кунаклардан Карратури Мигель (Бразилия), Навин Амудха (Һиндстан), У Джунши (Кытай Халык Республикасы), Малуси Симтандиль Габриэль (Көньяк Африка Республикасы), Голамзаде Амирхоссейн (Иран), Тено Битания Андуалем (Эфиопия), Хассан Софья (Мисыр), Аниндита Кания (Индонезия), Чакмак Омер (Төркия), Сидоренко Николай (Беларусия), Кажыгелды Жумабек (Казахстан), Косимов Миржалол (Үзбәкстан), Назыров Сергей (Россия) катнашты.

Түгәрәк өстәл кунаклары 25 елдан соң дөньяны ничек итеп күрүләре хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

Якты киләчәк: акыллы шәһәрләр, алга киткән медицина һәм яңа эко-этика

Белорусиядән килгән Николай Сидоренко киләчәкне ничек күзаллавы хакында сөйләде. Аның фикеренчә, 25 елдан соң нейрочелтәрләр белән ныклы элемтәдә булган кешеләр хуҗаларының ни теләвен, нәрсәләргә өстенлек бирүен аңлаучы «сөйләшә торган» акыллы йортларда яшәячәк. Ул вакытта табигать күренешләрен алдан фаразлап булмаячак, дип саный егет. Әмма киләчәк шәһәрләре бу үзгәрешләрне исәпкә ала торган итеп төзеләчәк: биналарда энергия мөстәкыйль җитештереләчәк, һава чистартылачак һәм кояш активлыгына карап, алар формасын үзгәртәчәкләр.

Вертикаль экология төп үзенчәлек булачак: фермалар – бина фасадларында, парклар биек йортларның түбәләрендә урнашачак. Җир өстендә кешеләр табигатькә якынаеп яшәячәк. Транспорт бары тик җир астында гына булачак.

Сидоренко фикеренчә, ясалма фәһем медицинага тулысынча яңа үзгәрешләр кертәчәк: нейрочелтәрләр төгәл диагнозлар куя һәм дәвалауның нәтиҗәле алымнарын билгели алачак. Яман шешкә каршы препаратларны һәм антитәнчекләрне кирәкле күзәнәкләргә нанороботлар ярдәмендә кертергә мөмкинлек бирә торган нокталы терапия дә үсеш алачак. «Донорлардан алынган йөрәк, бавыр күчереп утырту хезмәтләренә чиратлар үткәндә калачак. Табиблар операция вакытында сезнең тәнегез белән идеаль туры килә торган органны биопринтерда үз күзәнәкләрегездән эшләячәк», – дигән хыял-өметләре белән уртаклашты Николай Сидоренко.

Ул киләчәктә кешеләрнең табигатькә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрәчәк дип саный. Табигать кеше өчен чимал чыганагы булудан туктаячак. Халык табигатькә ярдәм итәчәк. «Икътисад йомык циклга корылачак. Био-контрактлар барлыкка килүе ихтимал: әйтик, син билгеле бер күләмдә үсемлекләр утыртмыйча яки урман кишәрлеген торгызмыйча йорт төзи алмаячаксың. Эко-этикага җитди басым ясалачак: хәзер брендлы киемнәргә өстенлек бирсәк, 25 елдан соң табигатьтә коткарылган төрләр яки яңадан торгызылган елгалар саны белән мактаначаклар», - диде очрашуның яшь катнашучысы.

«Мин тасвирлаган киләчәк сезнең өчен бәлки уйдырма булып тоелыр. Әмма медицина хакындагы күзаллауларымның 25 елдан соң түгел, ә менә хәзер һәм нәкъ шушы урында чынга ашуын бик теләр идем», - дип сүзен йомгаклады Николай Сидоренко. Катнашучы чыгышының тулы тексты белән биредә таныша аласыз.

Табигатькә сакчыл караш – уңышка ачкыч

Үзбәкстан егете Миржалол Косимов фикеренчә, чирек гасырдан соң дөнья танымаслык булып үзгәрәчәк: глобальләшү, урбанизация күренешләре, заманча идеяләргә һәм проектларга зур өстенлек биреләчәк. «БРИКС кебек чаралар дәвам итәчәк һәм алар яңа технологияләр булдыру, тормыш сыйфатын яхшырту нигезе булачак. Әлеге вакыйгалар кешелек өчен гаять әһәмиятле», - диде ул.

Аның фикеренчә, уңышлы киләчәк өчен кешелек дөньясы табигатьне саклап яшәргә тиеш. «Без табигатьнең бер өлеше. Кешедә төрле инстинктлар барлыгын беләбез. Әгәр дә табигатькә куркыныч янавын сизәбез икән, бездә үзебезне кайгырту механизмы эшли башлый».

Илләр һәм муниципаль берәмлекләр бердәм булып бергә хезмәттәшлек иткәндә генә тәкъдимнәрне уңышлы гамәлгә ашырырга һәм глобаль кыенлыкларга каршы көрәш алып барырга мөмкин дип саный Үзбәкстан егете. Сүзен йомгаклап, ул берничә тәкъдимен җиткерде:

«Кадерле дуслар, Үзбәкстан тормыш сыйфатын яхшыртуга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә, мәдәни багланышларны һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән программалар булдыру ягында», - диде Миржалол Косимов.

Киләчәк гаделлектә һәм хезмәттәшлектә

Казахстан вәкиле Алма-Ата егете Жумабек Кажыгелды киләчәк дөнья концепциясе нигезендә гаделлек ята дип саный: «Киләчәктә кешелек кыйммәте аның килеп чыгышы белән түгел, ә гаделлек өчен төп нигез булачак изге гамәлләре белән билгеләнәчәк».

Киләчәк шәһәрләре, Жумабек фикеренчә, чиста булачак, ә бетмәс-төкәнмәс эшне роботлар башкарачак: «Кешеләрнең сәяхәткә һәм якыннары белән аралашуга вакыты күп булачак».

«Киләчәк бездән – яшьләрдән тора. Безнең бүгенге үзара дустанә мөнәсәбәтләр, ихлас хезмәттәшлек иртәгеге якты киләчәгебез өчен», - дип сүзен йомгаклады Жумабек.

«Бу дөньяны яхшырак итү өчен мөмкинлекләрегез чиксез»

Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Иран, Эфиопия, Мисыр, Индонезия һәм Төркия яшьләре дә киләчәктә дөньяны яхшырту фикерләре белән уртаклаштылар. Алар өчен иң яхшы киләчәк – гаделлектә, бердәмлектә, кешенең табигать белән аңлашып яшәвендә.

Очрашу ахырында Казан мэры Илсур Метшин яшьләрнең чыгышыннан бик канәгать калуын җиткерде.

«Мэрлар белән әлеге фестивальне уздыру турында бик күп хыялландык, бүген исә мин шәхсән сездән киләчәк турында тирән мәгънәгә ия төпле фикерләр ишеттем. Ишеткәннәремә чын күңелдән шатландым. Болар барысы да безне матур, якты киләчәк көтүе хакында сөйли. Һәм ул сезнең кулда», – дип, шәһәр башлыгы түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Мэр Николай Сидоренконың чыгышын аерым билгеләп, аның кебек затларның Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретарьлары булырга тиешлеген ассызыклады. Ә Жумабек Кажыгелдының чыгышы шәһәр башлыгы өчен тату гаилә хакындагы фикере белән истә калган булып чыкты, һәм җитәкче аны «абсолют дөрес фикер» дип атады.

«Сезнең һәрберегез дуслык илчесе, сез – бөек дәүләтләрегезнең һәм гүзәл халыкларыгызның күркәм вәкилләре. БРИКС саммиты уңаеннан бер ел элек әлеге залга җыелган дәүләт башлыклары, чыгышларыгызны һәм дөньяның нинди булырга тиешлеге хакындагы фикерләрегезне ишетеп бик горурланырлар иде», – диде Илсур Метшин.

Казан мэры Татарстан башкаласы хакында җылы сүзләр әйткән яшьләргә рәхмәтен белдерде һәм Казанның киләчәктә аларны югары уку йортлары студентлары буларак кабул итәргә әзер булуын әйтте.

«Кадерле яшьләребез, мин сезгә уңышлар телим. Хыялланырга һәм үз алдыгызга югары максатлар куярга курыкмагыз. Иң мөһиме – хәрәкәт итәргә һәм кыенлыклар алдында тукталып калмаска. Максатка ирешү юлында бернинди киртәләр дә юк. Тырышыгыз, иҗат итегез һәм бик күп эшләгез. Бүгенге көндә сезнең өчен иң мөһиме ул – уку. Бу дөньяны яхшырак итү өчен мөмкинлекләрегез чиксез. Сәяхәтегезне оештырган мэрларга, уку йортларыгызның җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Әти-әниләрегезгә изге теләкләребезне җиткерегез, алар үз балалары белән горурланырга тиеш», - дип чыгышын тәмамлады Казан мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда беренче БРИКС Яшьләр фестивале уздырыла. Халыкара чарага дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән 14 яшьтән 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз килде. Дүшәмбе көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында ачылыш тантанасы үтте. Сишәмбе көнне математика һәм информатика буенча БРИКС Яшьләр олимпиадасы оештырылды. Шул ук көнне Казан федераль университетында БРИКС+ илләренә керүче Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгариф комитеты утырышы узды. Чарада БРИКС+ илләре мәктәпләре һәм мәктәп укучылары бергәлеген булдыру тәкъдиме каралды.

Ә бүген фестивальдә катнашучылар 107 нче гимназиягә үз илләреннән алып килгән китапларны тапшырачаклар. Төрле дәүләтләрдә яшьләр өчен нәшер ителә торган басмалар тупланган БРИКС+ Яшьләр китапханәсе барлыкка киләчәк. Фестиваль төрле илләрдән килгән яшь башкаручылар, шулай ук Казанның иң яхшы яшьләр һәм балалар иҗат коллективлары катнашындагы зур гала-концерт белән тәмамланачак.
Фоторепортаж
Казан мэры беренче БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашты
Видеорепортаж
25.09.2025 12:11
Казан мэры беренче БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашты
Барлык яңалыклар