В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда гадиләштерелгән схема буенча 1090 объект рәсмиләштерелгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Әлмәт һәм Чистай районнарында да гараж амнистиясе мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Биредә яшәүчеләр 957 һәм 496 күчемсез милек объектын теркәгән, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
«Законны гамәлгә кертә башлаганнан бирле әлеге күрсәткеч буенча Татарстан лидер төбәкләр бишлегенә керә. Бу безнең ведомствоның региональ һәм муниципаль хакимият органнары белән җайга салынган системалы эше, шулай ук гражданнарга һәм күчемсез милек базарында катнашучыларга барлык мәсьәләләр буенча консультация бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип билгеләп үтте Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров.
Гараж амнистиясе законы 2021 елның 1 нче сентябреннән үз көченә керде. Милекне гадиләштерелгән теркәү схемасыннан татарстанлылар 2026 елның 1 нче сентябренә кадәр файдалана ала. Закон 2004 елның декабренә кадәр төзелгән гараж объектларына кагыла.