Коррупциягә каршы социаль реклама декабрь ахырына кадәр урнаштырылачак. Проект Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе белән берлектә Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Казан медиафасадларында һәм билбордларында коррупциягә каршы социаль реклама урнаштырылган
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан 9 декабрьдә шәһәр медиафасадларында һәм билбордларда коррупциягә каршы тематикага социаль реклама урнаштырылган. Социаль реклама нигезенә шәһәр коррупциягә каршы реклама плакатлары конкурсының иң яхшы иҗади проектлары алынды. Казан коррупциягә каршы!” Реклама ике телдә - рус һәм татар телләрендә трансляцияләнә.

Барлыгы социаль реклама 10 шәһәр медиафасады һәм билбордта урнаштырылган. Аларны түбәндәге адреслар буенча күрергә мөмкин: Гвардейская урамында ("Сады" ТК янында); Мавлютов ур., 48; Фучик урамы һәм Завойский урамы чатында; Җиңү проспекты һәм Завойский ур., 30 йорт; Ватан ур., 3 йорт; А.Камалиев проспектында (ТРЦ "Мега" да), Х.Ямашев проспектында (3 нче транспорт дамбасы янында); Х.Ямашев пр, 37Б («Парк Хаус» СКҮ янында); М.Вахитов ур., 5.3.Ленская ур., 37.

Коррупциягә каршы социаль реклама декабрь ахырына кадәр урнаштырылачак. Проект Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе белән берлектә Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырылган.

2023-12-05T11:20:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.