«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты» муниципаль казна учреждениесе 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы, Казан шәһәре Уставы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы – 2005 елның 24 декабрендәге 11-5 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының башкарма комитет органнарын – муниципаль учреждениеләрен гамәлгә кую турында» Казан шәһәре Думасы карары нигезендә төзелде.
Комитет Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты (алга таба – Казан шәһәре Башкарма комитеты) органы булып тора, юридик затларны теркәү турындагы законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә алынган вакыттан бирле юридик зат статусына ия.
Комитетның урнашкан урыны: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль ур., 11 йорт, e-mail: gkh.kzn@tatar.ru.
Комитет эшчәнлегенең предметы һәм максаты – Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма-боеру органы – Казан шәһәре Башкарма комитеты исеменнән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өлкәсендә, ягъни торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә идарә итү функцияләрен башкару.
Казан шәһәре Башкарма комитеты органы буларак комитет вәкаләтләре аның Нигезләмәсе белән билгеләнгән.
1. Россия Федерациясе Торак кодексы - IX бүлек.
2. Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү ясауны оештыру турында»гы Законы
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын раслау турында»гы карары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru (1230-нчы номерлы, 2018 елның 25-нче декабре редакциясендә).
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 8-нче октябреннән чыккан 729-нчы номерлы «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми йорт милкен капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын Казан шәһәре территориясендә 2017-2019 елларда гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планын раслау турында»гы карары, (2018 елның 18-нче декабреннән чыккан 1169-нчы номерлы карар үзгәрешләрен исәпкә алып) Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү үткәрү чиратын билгеләү критерийларын куллану тәртибен раслау турында»гы карары.
Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында http://minstroy.tatarstan.ru танышырга мөмкин. Программада пландагы төзекләндерү елы һәм һәр йорт буенча эш төрләре күрсәтелә.