Иртәгә Казанның үзәк урамнарында меңләгән велосипедчылар 11 нче «Төнге велофест»та катнашучылар җыелачак. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланачак һәм җәйге велосипед сезонының финал чарасы булачак.
Велосипедчыларга шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 18 чакрым юл үтәргә туры киләчәк, бу дүрт сәгать чамасы вакыт алачак. Шулай ук катнашучыларга узышу өчен махсус төзелгән аудиоэкскурсияне тыңларга тәкъдим ителә, ул казанлыларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләячәк.
Катнашырга теләүчеләрнең барысын да чакыралар. Ярышлар Ямашев проспектындагы 122б йорт адресы буенча парковкада башлана. Катнашу өчен 27 сентябрьдә 21:30 сәгатькә кадәр
сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Керү 22:00 дә башлана.
Катнашучылар өчен костюмнар конкурсы (катнашу өчен #ночнойвелофест 2025 хештегы белән «Вконтакте» төркемендә фотосурәтләр куярга кирәк), «БКЕ» трюк мотошоу, «Maximus» клубы күнекмәләшү һәм «Волга-Волга» кавер-төркеме концерты белән күңел ачу программасы да әзерләнде. Финишта катнашучылар өчен диджей-сет әзерләячәкләр.
Фестивальнең программасы көндез үк башлана: «Урам» экстрим-паркы медиатекасында велосипед сәяхәтләре турында бушлай лекцияләр уздырылачак. Велосипедчылар берлеген оештыручы Илдус Янышев Азияне буйсындыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак, «ВелоВалера» каналы авторы Валерий Сморчков сәфәрләрне планлаштыру буенча киңәшләр бирәчәк, «Лесник» каналы авторы Роман Старов Татарстан һәм «Идел сукмагы» турында сөйләячәк, ә «Хыяллар һәм сәяхәтләр» китабы авторы, «Экскурс ТВ» каналы авторы Тимур Вәлиев иң яхшы Россия велосипед маршрутлары буенча юл күрсәткечен тәкъдим итәчәк.
Лекториядә катнашу өчен
сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Башлана 13:30 да.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 27 сентябрьдән 28енә каршы төндә, «Төнге велофест» вакытында, Татарстан башкаласының кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен
чикләячәкләр .