Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Баш бит

Яшәү яме

Проект «алтын» яшьтәге өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә, эчтәлекле күңел ачу чаралары белән тәэмин итүгә һәм катнашучыларны югары тормыш тонусында тотарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Яшәү яме» бүлегендә клублардагы дәресләр җәдвәле, проект буенча дәресләр уздырыла торган мәдәният сарайлары, китапханә һәм паркларның адреслары белән танышырга мөмкин.

Проект турында
«Без кешеләрнең озын гомер кичерүләрен генә түгел, актив тормыш рәвеше белән яшәргә теләкләре һәм мөмкинлекләре булуын телибез»
Илсур Метшин
Казан Мэры


Актив шәһәр халкы өчен «Яшәү яме» проекты 2016 елның 1 декабрендә старт алды. Теләге булган һәр пенсионер 91 шәһәр мәйданчыгында урнашкан клубларда кызыксынган дәресләренә бушлай йөри ала: мәдәният йортларында, китапханәләрдә, муниципаль спорт учреждениеләрендә, ә җәйге чорда паркларда, скверларда һәм яр буйларында. Алар иҗади һәм спорт эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен берләштерә: җыр дәресе, эстрада, халык һәм бал биюләре, рәсем сәнгате, скандинавия йөреше, театр иҗаты, декоратив-гамәли сәнгать, мобиль ликбез, фитнес һәм башкалар. Үзләренең тормыш сөю осталыкларын бәйрәмнәрдә һәм гомумшәһәр чараларында күрсәтәләр.

«Яшәү яме» проекты өлкән яшьтәге казанлылар арасында танылды. 2024 елда Казан пенсионерлары өчен юнәлешләр буенча 1,7 меңнән артык чара һәм 6 меңнән артык дәрес үткәрелгән, аларга 623 меңнән артык кеше килгән, алар арасында 1,6 мең кеше – күптән түгел генә чараларга кушылган тормыш сөючеләр.

Барлык сораулар буенча +7(843)236-42-93 кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Саннар һәм фактлар
  • 1000
    казанлы клубта һәр атна шөгыльләнә
  • 80%
    катнашучы - хатын-кызлар
  • 10
    юнәлеш буенча дәресләр үткәрелә
  • 55,2%
    катнашучылар бию, сәламәт яшәү рәвеше, мобиль ликбез һәм вокал дәресләренә йөри