В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идарә 2019 елда оеша. Ул Казан шәһәре Думасы аппаратының структур бүлекчәсе булып тора. Идарә эшчәнлегенең төп юнәлешләре түбәндәгеләр:
Казан шәһәре Думасының, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының, Казан шәһәре Думасы органнарының халыкара һәм муниципальара хезмәттәшлек өлкәсендәге эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү;
Казанның халыкара һәм муниципальара элемтәләрен үстерү, яңаларын булдыру;
Казанның муниципальара хезмәттәшлек буенча халыкара һәм Россия оешмалары, шулай ук чит ил һәм Россия муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлеге кысаларында чаралар әзерләү һәм уздыру;
Казанның чит ил һәм Россия муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлеге турында килешүләр, шартнамәләр һәм башка документлар проектларын әзерләү, шулай ук аларны имзалау кысаларында чаралар оештыру;
халыкара һәм муниципальара хезмәттәшлек буенча программалар, килешүләр, шартнамәләр һәм башка документларны эшләүдә, гамәлгә ашыруда катнашу;
Казанның халыкара һәм муниципальара оешмалар белән хезмәттәшлеген оештыру, халыкара һәм муниципальара проектларда, конкурсларда, программаларда һ.б. катнашу.