Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2025, 09:03

Казанда Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю тантанасы һәм ат чабышы узачак

19 июньдә Казанда Сабантуй алдыннан бүләк җыю тантанасы узачак. Җигүле атларның тантаналы йөреше Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Мәрҗани, Һади Такташ урамнары буйлап узачак һәм Г.Камал исемендәге яңа театр янындагы мәйданда берләшәчәк.

Кунаклар һәм бүләк бирүчеләр һәр локациядә 11 сәгатьтә җыела. Беренче җигүле ат Казан Кремлендәге ТР рәисе резиденциясеннән Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барачак. Икенчесе – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча, өченче ат – «Туган Авылым» комплексыннан Т.Миңнуллин урамы буенча, дүртенчесе Иске Татар бистәсе буйлап Каюм Насыйри һәм Ш.Мәрҗани урамнары буйлап узачак.

Җигүле атлар җыелу ноктасында – Г.Камал исемендәге яңа Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда (Һ.Такташ ур., 74) Татарстанның иң яхшы фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша булачак. Тамаша 13:00 дә башлана.

Җыелган барлык бүләкләр тантаналы рәвештә Казан районнары администрацияләре вәкилләренә Сабантуй мәйданнарында җиңүче батырларга бирү өчен тапшырылачак. Бу уникаль традиция Казанның күп кенә бистәләрендә яңадан торгызылды. Бу атнада җыен Дәрвишләр бистәсе һәм Залесныйда узачак.

20 июньдә Казан ипподромында ат чабышлары була. Программада шәһәр һәм республика җитәкчелеге бүләкләренә 5 йөгерү һәм 9 чабыш каралган.

Барлык пресс-релизлар