В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Казан янә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, лидерлар өчлегенә керде. Соңгы этапта Татарстан Республикасы җыелма командасының яртысыннан артыгын (57%) Казан укучылары тәшкил итте. 85 укучы җиңүче һәм призер булды, бу узган ел белән чагыштырганда 12 кешегә күбрәк.
Татарстанның тугыз абсолют җиңүчесенең җидесе - Казан укучылары: Олег Панфутов, 131-нче номерлы лицей (химия), Илдар Гайнуллин, Н.Лобачевский исемендәге лицей (информатика), Ралина Кунафина һәм Елизавета Майданова, 39-нчы номерлы мәктәп (сәнгать), Аркадий Андреев, 131-нче номерлы лицей (математика), Владислав Храмов, 7-нче номерлы гимназия (математика), Камил Басыйров, 19-нчы номерлы гимназия (ТИН). Алар барысы да Россия җыелма командасы составына керде.
Узган ел белән чагыштырганда, олимпиадаларның йомгаклау этабында казанлылар 12 фән, шул исәптән хокук, информатика, җәмгыять белеме һәм икътисад буенча нәтиҗәләрне яхшыртты.
2019 елда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабында һәм Республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча иң яхшы нәтиҗәләрне 131-нче номерлы лицей, 2-нче номерлы лицей-интернат һәм IT-лицей күрсәттеләр.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары олимпиада профиленә туры килә торган юнәлешләрдә Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына имтихансыз керә алачаклар.
Узган халыкара олимпиадалар нәтиҗәләре буенча Казан укучылары 22 җиңү яулады һәм 5 алтын, 4 көмеш, 6 бронза медаль яулады. Җиде укучы җиңүче һәм призер булды. Җиңүчеләрне түбәндәге мәктәпләр әзерләде: Н.И.Лобачевский исемендәге лицей, 131-нче һәм 149-нчы номерлы лицейлар, 2-нче һәм 7-нче номерлы лицей-интернатлар, IT-лицей, 122-нче, 2-нче, 27-нче номерлы гимназияләр, 167-нче номерлы мәктәп.
Олимпиадаларның төбәк этабында барлыгы 1843 бала катнашты. Быел республика олимпиадаларында Казан мәктәпләреннән 520 укучы , ә бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 459 укучы җиңүче һәм призер булды.