В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 нче сентябрь көнне Казан Россия күләмендә 2004 елдан башлап уздырыла торган «Милләтләр кроссы»на кушыла. «УРАМ» экстрим-паркында ярышта катнашучылар һәм чара кунаклары өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә. Төрле иҗат һәм спорт төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә.
Күмәкләп 2 чакрым ераклыкка йөгерү, матур гадәт буенча, Кремль яр буенда оештырыла. Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узышчылар бик матур табигать кочагында 2, 4, 6, 8 һәм 12 чакрым ераклыкка йөгерәчәк. Моннан тыш, чабышлар мәктәп яны территорияләрендә дә үткәрелә.
Программага гаилә белән йөгерүчеләр, «Яшәү яме»ндә катнашучы пенсия яшендәге өлкәннәр, «Игелекле Казан» хәйрия узышлары кертелгән.
«Милләтләр кроссы»нда катнашучылар һәм җиңүчеләр Кубоклар, медальләр, дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Чарада катнашу өчен 18 нче сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлергә кирәк. Ташаяк урамы, 2а адресы буенча Үзәк стадионда урнашкан ярыш өчен җаваплы мандат комиссиясе бүгенге көннән 19 нчы сентябрьгә кадәр халыкны сәгать 10:00 дән кичке сәгать 19:00 гә кадәр кабул итә.
Мандат комиссиясенең эш тәртибе, шулай ук ярышлар программасы хакындагы тулы мәгълүмат Спорт комитетының социаль челтәрләрендә урнаштырылган.