Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2023, 09:30

14 нче августта «Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар онлайн-конкурсы башлана

Казанның Туризмны үстерү комитеты «Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар онлайн-конкурсы башлануы турында игълан итә. Анда Казан халкы да, 14 яшьтән өлкәнрәк туристлар да катнаша ала.

Иҗади проектлар шәһәрнең матурлыгын һәм күптөрлелеген, аның истәлекле урыннарын һәм тарихи мирасын күрсәтергә тиеш. Эшләр Казан һәм аның халкы өчен теләкләр һәм котлаулар, урыннарны, объектларны, кешеләрне, тарихи һәм әһәмиятле вакыйгаларны (сәяси контексттан башка) тасвирлауны үз эченә ала.

Һәр катнашучыга бер генә проект тәкъдим итәргә рөхсәт ителә. Гаризалар конкурсның рәсми сайтында онлайн кабул ителә. Шулай ук эшләрне YouTube видеохостингында яки ВКонтакте социаль челтәрендә #ВлюбисьвКазань2023 хештегын кулланып урнаштырырга кирәк булачак.

Һәр номинациядә I урынны алган җиңүчеләр 50 000 сум күләмендә грантлар алачак. II урын өчен акчалата бүләкләү 30 000 сум тәшкил итәчәк, III урын өчен – 15 000 сум.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 31 нче октябрьгә кадәр кабул ителә. Шартлар һәм таләпләр белән KZN.RU рәсми порталында һәм конкурс сайтында танышырга мөмкин.

«Казанга гашыйк бул» конкурсы 2021 елдан бирле үткәрелә һәм зур популярлык казанды. Моңа кадәр анда 70 тән артык автор катнашты, алар Казанга карата үз карашларын һәм яратуларын күрсәттеләр.

Барлык пресс-релизлар