В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, 28 нче февральдән массакүләм чаралар үткәрү тыела. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документта эпидемиологик вәзгыять яхшырганчы «әгәр дә башкасы әлеге карар белән билгеләнмәгән булса, гражданнар катнашында массакүләм чаралар уздыру» тыела диелә.
Шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган һәм Татарстан территориясенә вакытлыча килүче затларга COVID-19 га тест үткәрү йөкләнде.
Исегезгә төшерәбез, 21 нче февральдән Татарстанда транспортта, сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать туклануы йортларында һәм башка җәмәгать урыннарында QR-кодларны башка тикшермиләр.