В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җирле халыктан, предприятиеләрдән һәм оешмалардан гаризалар 15 нче августка кадәр кабул ителәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Жюри әгъзалары иң матур бизәлешле ишегалларын һәм мәйданчыкларны сайлаячак. Эшләр оригинальлек, үсемлекләр белән эшләү, заманча технологияләр куллану һәм хезмәт күрсәтүдә уңайлылык кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.
Конкурс ике этапта узачак. Гаризалар sovblag@mail.ru электрон почтасы буенча 15 нче августка кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 15 нче сентябрьгә кадәр ясалачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе.
Конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак, ә җиңүчеләрне призлар һәм бүләкләр көтә. Районның социаль челтәрләрдәге аккаунтында шулай ук тамашачылар симпатиясе призына тавыш бирү узачак.