В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар теркәлү урыны буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә тапшырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Казанлылар КФҮ офисларында өч яңа хезмәт ала алачак. Хәзер күп функцияле үзәкләр белгечләре Татарстан Республикасында күпбалалы гаилә таныклыгы яисә аның дубликатын бирүгә, «Хезмәт ветераны» исемен бирүгә һәм таныклык тапшыруга, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән дәүләт ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул итә. Гаризаны прописка урыны буенча урнашкан КФҮкә бирергә кирәк.
Социаль ярдәм билгеләү артыннан Татарстан Республикасында җан башына билгеләнгән керемнән түбән булган аз керемлеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калучылар мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә сәбәпчеләр булып дәвалану өчен түләүгә китергән, Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына кермәгән кыйммәтле дарулар яки медицина эшләнмәләре сатып алу ихтыяҗын булдырган катлаулы авыру, шул исәптән якын туганнарның авыруы да; гражданга зур зыян китергән янгын, су басу яки башка стихияле бәла-каза; кешенең тормыш эшчәнлегенә объектив зарар китерә торган башка хәлләр тора. Социаль ярдәмгә шулай ук үз илләреннән китәргә мәҗбүр булган һәм Татарстан территориясендә яшәүче Украина гражданнары да исәп тота ала.
Гаризаны караганда гариза биргән айга кадәрге соңгы 3 айдагы керемнәр турында белешмәләр исәпкә алына. Документлар арасында акча күчерү өчен мөрәҗәгать итүченең исәп-хисап счеты турындагы мәгълүматларны тәкъдим итәргә кирәк.
Хезмәт күрсәтү вакыты 10 эш көненнән дә артмый. Белгечләргә өстәмә тикшерү үткәрергә кирәк булса, ул 30 көнгә кадәр дәвам итәчәк.
Нәтиҗәләрне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында белергә мөмкин булачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.