В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Массалы тантаналы чаралар үтү сәбәпле хокук саклау органнары көчәйтелгән эш режимына күчте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алсу Сафина). Казанда Җиңү көнендә җәмәгать тәртибен 2 меңнән артык полиция хезмәткәре, гвардия хәрбиләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре тәэмин итәчәк. Шул исәптән, хокук саклау органнарының 700 вәкиле “Үлемсез полк” акциясе вакытында тәртип саклаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, юл хәрәкәте иминлеген ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм җәмәгать ярдәмчеләре тәэмин итәчәк.
“Үлемсез полк” акциясе катнашучыларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында акция маршруты буенча юл ябылачак.
Алексей Соколов хәбәр иткәнчә, 9 май көнне чаралар башланырга ике сәгать кала, чаралар узачак территорияләр техник чаралар, этләр ярдәмендә тикшереләчәк. Халык чараларга контроль-үткәрү пунктлары аша үтәчәк.
Өстәмә рәвештә махсус инженерлык корылмалары һәм авыр автотранспорт чаралары куелачак.
Моннан кала, шәһәрдә һәйкәлләрне саклау буенча чаралар үткәрелә. Патруль-пост хезмәтенең, ЮХИДИ экипажларының патруль маршрутлары Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре яныннан үтә.
“Казан полициясе көчәйтелгән хезмәт режимында эшли. Террорчылыкка каршы профилактик чаралар үткәрелә. Башка төбәкләрдән килүче тарснпорт чаралары җентекләп тикшерелә”, - диде А.Соколов.
Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе белдергәнчә, аерым игътибар транспорт объектларына, бигрәк тә метрополитенга бирелә. Көн саен кинологлар этләр белән вестибюльләрне, платформаларны, җәяүлеләр кичүләрен тикшерә.
“Башкарма комитетның барлык структуралары да үз җаваплыкларын беләләр. Җитәкчеләр эшләрне шәхсән тикшерергә һәм бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.