В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң активлары Совет районы халкы булган, иң еш бирелгән сораулар рәтенә юл һәм тротуарларны төзекләндерүгә кагылганнар кергән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Ел башыннан казанлылардан «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру белән бәйле 2 902 мөрәҗәгать килгән. Гомумән алганда, шәһәр халкы белән 800 дән артык очрашу уздырылды, дип хәбәр иттеләр KZN.RU порталына «Безнең ишегалды» программасы командасы.
Мөрәҗәгатьләрнең күпчелек өлешен (811) Совет районы халкы җибәргән. Тагын 584 сорау – Яңа Савин районында, 464 – Идел буе районында, 358 – Киров районында, 350 – Мәскәү районында, 188 – Авиатөзелеш районында, 147 Вахитов районында теркәлгән.
Казанлылар еш кына юлны һәм тротуарларны төзекләндерү (466 мөрәҗәгать), кече архитектура формаларын урнаштыру (413) һәм парковка урыннары саны (394) белән кызыксынганнар. Шәһәрлеләр шулай ук теге яки бу эшләрне программага кертү турында теләкләр белдергән (360 мөрәҗәгать) һәм төзелеш эшләрен оештыру буенча сораулар биргән (290 сорау).
Башлыча мөрәҗәгатьләр кайнар линиягә (1330) һәм проект сайтына (914) килгән. Сирәгрәк ТР башкаласында яшәүчеләр мессенджерга (356) һәм социаль челтәрләргә (302) запрослар җибәргән.
2023 елда йорт яны территорияләрен төзекләндерү 263 меңнән артык татарстанлыга кагылган. Халыкның җиде меңнән артык мөрәҗәгате эшкәртелгән, алар белән өч меңгә якын очрашу үткәрелгән.
Казанда быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 460 тан артык күп фатирлы йортның ишегалларын төзекләндерделәр. Яхшыртулар 100 меңгә якын шәһәр кешесенә кагылган. 530 мең кв.м артык асфальт-бетон япма ремонтланган, 4,7 мең кечкенә архитектура формасы, 3,2 мең яктырткычлы 2,1 меңнән артык терәк урнаштырылган.
2024 елга программаны гамәлгә ашыру турында фикер алышу буенча шәһәр халкы белән очрашулар 15 нче декабрьдә башлана. Фикер алышулар шәһәрнең барлык районнарында да булачак.