Казанда вакытлыча кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен һәм машина кую урыннарын чикләделәр. Әлеге чикләүләр «Киләчәкне формалаштыру» II Халыкара мәгариф министрлары форумының үткәрелүе белән бәйле.
Бүгеннән 11 нче июньнең 19:00 сәгатькә тиклем түбәндәге участокларны ябачаклар:
— Һади Такташ урамы (Спартак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр);
— Спартак урамы (Артем Айдинов урамыннан Һади Такташ урамына кадәр);
— Бәкер Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасы каршында Марсель Сәлимҗанов урамының сул яктагы керү юллары.
Форумда Кытай, Белоруссия, Иран, Һиндстан, Бразилия, Мексика, Кыргызстан һәм башка илләр вәкилләре
катнашачак . Эшлекле программа кысаларында мәктәпкәчә һәм урта белем бирүне үстерү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү мәсьәләләре каралачак.