В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында яңгыр, юеш кар һәм кар көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Бүген төнлә Казанда һава температурасы минус 1-дән +1 градуска кадәр булачак, Татарстан буенча – минус 2-дән +2 градуска кадәр. 24-нче сентябрьдә көндез ТР башкаласында һава нульдән 5-7 градуска кадәр җылыначак, республика буенча - +3-8 градуска кадәр, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.