В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда иртәгә көндез һава +25 градуска кадәр җылыначак
Татарстанда бүген төнлә урыны белән яшенле яңгыр явачак, һава температурасы +11..+16 градус булачак. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең көче 15-20 м/с. Көндезге сәгатьләрдә явым-төшем фаразланмый, термометр баганалары +21..+26 градус күрсәтәчәк.
Бүген төнлә һәм иртәгә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә минималь температура +12..+14 градус, ә көндез - +23 градустан алып +25 градуска кадәр.
Якшәмбе, 10 августта, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, 18 м/с.ка кадәр кыска вакытлы көчәю белән, Синоптиклар төнлә +10..+15 градуска кадәр фаразлыйлар. Көндез +20..+25 градуска кадәр һава җылыначак.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразына караганда, киләсе атна башында республикада көндезге температуралар белән уртача-җылы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак +20..+ 25 градус, вакыты-вакыты белән яңгыр.