В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). 3-6-нчы ноябрь көннәрендә күп функцияле үзәкнең Казан бүлекләре үзгәртелгән график буенча эшләячәк. Бу халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.
Шулай итеп, «Минем документлар» офислары өчен 4-нче һәм 6-нчы ноябрь – бәйрәм ял көннәре.
3 -нче ноябрь, якшәмбе көнне, шәһәрлеләргә хезмәт бары тик Совет бүлегендә генә күрсәтеләчәк. Эш көне 1 сәгатькә – 14.00 сәгатькә кадәр кыскара.
5-нче ноябрьдә эш көне күп функцияле үзәкнең барлык офисларында да 1 сәгатькә кыскарачак. Зареченский, Яңа Савин, Мәскәү, Көньяк, Совет, Дәрвишләр, Юдино бүлекләре 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Идел буе бүлегенең Кулагин урамы, 1 адресы буенча урнашкан Идел буе өстәмә офисы һәм «Салават күпере» торак комплексындагы бүлек 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.