В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләячәкләр: «Иң яхшы видеоролик» һәм «Иң яхшы плакат»
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август). Казанда яшәүчеләр «Бергәләп коррупциягә каршы!» халыкара яшьләр конкурсына кушыла ала. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала.
Конкурс яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга җәлеп итүгә, коррупция күренешләрен булдырмау өчен социаль коррупциягә каршы реклама эшләүгә һәм куллануга юнәлтелгән. Җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләячәкләр: «Иң яхшы видеоролик» һәм «Иң яхшы плакат».
Катнашуга гаризалар 1 нче октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс эшләрендә рус телендә аңлатмалы текст (плакатлар өчен) яки субтитрлар (видеороликлар өчен) булырга тиеш. Җиңүчеләрнең исемнәре 9 нчы декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә игълан ителәчәк.
Оештыручы булып Россиянең Генераль прокуратурасы тора. Конкурс 2018 елдан башлап ел саен уздырыла. Тулырак түбәндәге сылтама буенча белергә була.