В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы сулык тирәсен тәртипкә китерәчәк, пылау белән сыйланып, тәмле чәйдән авыз итәчәк
Казанның Локомотив пляжында 20 сентябрь көнне өмә үткәрелә. Шәһәр халкын сулык тирәсен тәртипкә китерү өмәсенә чакыралар. Эш беткәч пылау белән сыйланып, тәмле чәйдән авыз итеп булачак.
Өмәдә катнашучыларны сәгать 9:00 дә көтәләр, җыештыру өчен кирәк-яракны исә оештыручылар өләшә. Чарага, һава торышына карап, уңайлы киемдә килү мәслихәт.
Катнашучыларга «Добро.ру»дан махсус сәгатьләр һәм электрон рәхмәт хаты тапшырылачак.
Сулык янын чүптән арындыру турында тулы мәгълүмат Telegram-чатта бирелә.
Алдарак 20 сентябрь көнне Түбән Заречье пляжында «Чиста уеннар» форматында өмә оештырыла дип хәбәр ителгән иде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак һәм алар төп экогерой – «Чистомэн» белән очрашачак.