Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2025, 16:33

«Метроэлектротранс» МУП һәм Сбербанк ГАҖ килешү төзеделәр

Яклар «Тукай мәйданы» станциясендә акыллы турникетлар кертү проектын караячак

«Метроэлектротранс» МУП һәм «Татарстан банкы» Сбербанк ГАҖ бүлекчәсе пассажирлар йөртүне цифрлы үзгәртү турында килешү имзаладылар. Документ Kazan Digital Week халыкара форумы кырларында төзелде. Хезмәттәшлек кысаларында яклар якын арада «Тукай мәйданы» метро станциясендә акыллы турникетлар кертү проектын караячак. Әлеге карар станциянең үткәрү сәләтен 50% ка арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Яңа турникетлар пассажирларга биометрия һәм QR-кодлар буенча түләүне тәкъдим итәчәк. Россиядә эшләнгән җайланмалар тулысынча үзебезнең ил программа тәэминаты базасында башкарылган. Яңа җиһазлар пассажирлар агымын төгәл санау өчен акыллы датчиклар системасы, идәндәге күрсәткечләрне алыштыра һәм биометрик түләү зонасын күрсәтә торган интерактив яктырткычлар белән җиһазландырылган. Шулай ук пассажирларга уңайлы булсын өчен җайланманың мәгълүматлар чагылдыру экраны булачак.

«Безнең Сбербанк ГАҖнең «Татарстан» Банкы бүлекчәсе белән берлектә метрода үткәрү җайланмаларын яңарту проекты – шәһәр халкы өчен бик кирәкле һәм уңайлы, чөнки пассажирлар станциягә кергәндә тиз түләү мөмкинлеге алачак. Бу шәһәр халкы һәм кунаклары файдасына уртак эшнең яхшы үрнәге», – дип билгеләп үтте «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков.

«Заманча банк хисабы аша акча күчерү – ул акчадан баш тарту гына түгел. Бу технологияләр белән бергә эшләү, ул ташучыга операция йөкләнешен киметә, пассажирларга моңарчы күрелмәгән уңайлылык бирә һәм, нәтиҗә буларак, шәһәрнең бөтен транспорт системасының нәтиҗәлелеген арттыра. Агымдагы ел башыннан пассажирлар метрода акчасыз түләү ысулларын кулланып 20 миллионнан артык сәфәр башкарган. «Метроэлектротранс» МУП белән безнең партнерлык – Казанны дөнья дәрәҗәсендәге сервислары булган акыллы шәһәргә әйләндерү юлында мөһим адым», – диде Сбербанк ГАҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимов.

Исегезгә төшерәбез, Казан электр транспортында «Яндекс Go» мобиль кушымтасы аша контактсыз түләү кертергә планлаштыралар. Шулай ук Kazan Digital Week Халыкара форумында «Метроэлектротранс» МУП һәм «МТС» кәрәзле элемтә операторы ниятләр турында килешүгә кул куйдылар.
Барлык яңалыклар