Казанда илкүләм проектлар ярдәмендә өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында төркемнәр арта. 2019 елда аларга 3,8 мең сабый йөргән булса, бүген – 9 меңнән артык. Шулай итеп, балалар бакчаларында кечкенә яшьтәге балалар саны 2,5 тапкырга якын арткан. Иң кечкенәләргә – бер яшьтән алып ике яшькә кадәрге балаларга аерым игътибар бирелә. Бу хакта педагогларның август конференциясендә Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
2022 елдан Казанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә 720 урынга исәпләнгән 51 ясле төркеме ачылган, алар тулысынча заманча җиһазлар, уенчыклар һәм үстерү әсбаплары белән җиһазландырылган.
Казан мэры Илсур Метшин конференциядә 2019 елга кадәр ясле төркемнәрендә урыннар бирү белән бәйле вәзгыять аеруча киеренке булуын билгеләп үтте. Әмма милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бу проблема уңышлы хәл ителде.
«2019 елда илкүләм проектлар башланганнан бирле Казанда 8170 урынга исәпләнгән 37 балалар бакчасы төзелде. Аларның яртысы өч яшьтән кечерәк балалар өчен каралган – ә нәкъ менә яслеләр белән безнең хәл аеруча авыр иде. Нщтиьщдщ, бу чиратны кыскартырга һәм теләгән әниләргә эшкә чыгарга мөмкинлек бирде», — дип белдерде шәһәр башлыгы.