В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә шәһәрдә икенчел чимал җыю буенча 23 пункт эшли – аларның берсендә Искәндәр Гыйниятуллин булып кайтты
Фото: «ПЖКХ» ИК
Татарстан башкаласында яшәүчеләр «Елки-палки» акциясе кысаларында 2 меңнән артык ылыслы агачны эшкәртүгә тапшырганнар. Бүгенге көндә «ПЖКХ» ИК акциясен оештыручылар кабул итү пунктларыннан 14 тонна икенчел чимал алып чыккан.
Шәһәрдә агачлар җыю өчен барлыгы 23 мәйданчык ачылган. Аларның берсендә, «Арт Сити» торак комплексындагы Разведчик Әхмәров урамы, 7 нче йорт янында урнашканында, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин булып кайтты. «Чиста уеннар – Татарстан» экопроекты волонтерлары белән берлектә ул акциянең барышы белән танышты һәм мондый инициативаларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, киләсе елда чыршы һәм нарат агачларын җыю пунктлары саны артачак.
Исегезгә төшерәбез, акция 31 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Аңа теләгән һәркем кушыла ала: ылыслы агачны җыю пунктларының берсенә тапшырырга кирәк.
Чыршыларны җыеп бетергәч, «ПЖКХ» ИК аларны Васильченко урамында урнашкан МПС-1 калдыклар сортлау комплексына алып барачак. Алга таба аларны ваклаячаклар һәм Казанны төзекләндерү эшләрендә – туфракка ашлама салганда һәм сукмаклар ясаганда кулланачаклар. Шул рәвешле акция нәтиҗәсендә ылыслы агачлар каты коммуналь калдыклар полигонына эләкмәячәк, ә икенче тапкыр кулланылачак.
Проектны оештыручылар – Казан мэриясе, «ПЖКХ» ИК, «Чиста уеннар – Татарстан» командасы. Акция әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләнешне киметү максатыннан үткәрелә. Өстәмә мәгълүматны @elky_palki_bot Telegram-ботында белергә мөмкин.