В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар өчен Казан – Свияжск маршруты буенча өстәмә поездлар оештырылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Катнашучыларны 9:00 сәгатьтә Казан-1 тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда көтәләр. Станциядән поезд 10:15 сәгатьтә кузгала, Свияжскига барып җитү 11:25 сәгатькә планлаштырылган. Шәһәр яны поезды шулай ук Яшел Үзән станциясендә 11:11 сәгатьтә тукталыш ясаячак.
Велотурда катнашучылар Свияжск станциясеннән утрау-шәһәрчеккә кадәр велосипедта барачак һәм шул ук маршрут буенча кире әйләнеп кайтачак. Дистанция 15 километрны тәшкил итә. Свияжскида велосипедчыларга бушлай экскурсия үткәрү каралган.
Шәһәр яны поездында велосипедларны йөртү бушлай булачак, дип ачыклык керттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә. Свияжск станциясеннән поезд 17:10 сәгатьтә кузгала, Татарстан башкаласында ул 18:23 сәгатьтә булачак.
Велотур турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин. Чара «Содружество» АҖ ярдәме белән KazVel велосипед җәмгыяте тарафыннан оештырыла. Соңгы өч елда мондый турларда 1,5 меңнән артык велосипедчы катнашкан.