Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2025, 16:10

«Бакчачы көне – 2025»: Казанда ТР бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары фестивале узачак

Программада: продукция күргәзмәсе, мастер-класслар һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышы

Иртәгә «Казан» Агросәнәгать паркының ярминкә мәйданында «Бакчачы көне – 2025» күргәзмә-фестивале ачыла. Казанлыларга Татарстанның бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары продукциясен тәкъдим итәчәкләр, мастер-класслар үткәрәчәкләр һәм татар эстрадасы артистлары чыгышларын оештырачаклар.

Ачылу тантанасында кунаклар өчен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Камера оркестры, ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Just Brass тынлы кораллар төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак. Шулай ук коры чәчәкләрдән кыстыргычлар, балавыздан шәмнәр ясау, тартмачыклар ясау, чүлмәк бизәү Һәм агач кисәкләренә рәсем ясау буенча мастер-класслар булачак.

Барлык теләүчеләрне 8:00 гә Аграрная урамындагы 2 йорт адресы буенча чакыралар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елдан Татарстанда «Бакчачылык хәрәкәтен үстерү» программасы гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә ел саен коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын үстерүгә һәм ремонтлауга 550 млн сум бүлеп бирелә. Программаны гамәлгә ашыру елларында 19 мең керү юлы, 40 километрдан артык электрүткәргеч линияләре, су скважиналары, су җыю манаралары һәм суүткәргечләр, шулай ук чүп җыю һәм чыгару өчен контейнер мәйданчыклары төзәтелгән.

Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре программаларында катнашу кагыйдәләре һәм критерийлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын төзү, төзәтү һәм төзекләндерү» бүлегендә сылтама буенча урнаштырыла.
Барлык яңалыклар