В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вебинарда финанслау өчен бизнес-план төзү турында җиткерәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Вебинарда эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзү турында сөйләячәкләр.
Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, социаль контрактка керемнәре Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган аз керемле гаиләләр һәм аз керемле гражданнар исәп тота ала. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр буларак планлаштыручы кеше арасында төзелә.
Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 350 мең сумга кадәр тәшкил итә, сумма бизнес-планга бәйле.
Вебинарда катнашу өчен алдан гариза бирергә кирәк.