В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә инде өч күчмә теркәү уздырылган
Бер айдан да кимрәк вакыт эчендә Казанда 1017 эт чиплаштырганнар. Барлыгы өч күчмә теркәлү узды, дип хәбәр иттеләр KZN.RU хәбәрчесенә ТР башкаласының дәүләт ветеринария берләшмәсендә.
Хайваннарны чираттагы күчмә теркәү иртәгә Левченко бистәсендә «Полимер» мәдәният йорты янында булачак. Шулай ук хайванны чиплауга 2 мартта Иске Горки бистәсендә Артель урамы, 10 адресы буенча (76 нчы мәктәп каршындагы мәйданчыкта) алып килергә мөмкин булачак. Барлык чаралар 10:00 дән 14:00 гә кадәр узачак.
Урыннарда белгечләргә эт хуҗасы теркәлү турында тамгалы паспортын, ИНН һәм ветеринария паспортын күрсәтергә тиеш. Әгәр соңгысы булмаса, аны рәсмиләштерәчәкләр.
Операция алдыннан мал табибы хайванны тикшерәчәк, шуннан соң махсус шприц кулланып,җилкә калкымы турысында тире астына чип урнаштырачак. Микросхема зурлыгы буенча дөге бөртеге белән чагыштырырлык, шуңа күрә ул хайванга бернинди уңайсызлык тудырмый, шулай ук бөтенләй куркынычсыз. Бөтен процедура 15 минут чамасы вакытны ала.
Теркәлгән эт турындагы мәгълүматны мәгълүмат системасында сылтама буенча карарга мөмкин. Аңа керү дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узганнан соң дәүләт ветеринария клиникаларында бирелә. Авторизацияне клиниканың мал табибы башкара.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)295-08-49 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда этләрне теркәү 1 гыйнвардан мәҗбүри булды. Бу хайваннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны югалткан очракта эзләүне гадиләштерү өчен кирәк. Процедура шулай ук халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашу мөмкинлеге бирәчәк.