В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанлылар күбрәк туганнарына ышанычнамә рәсмиләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). Узган атнада, 1-7 нче ноябрьдә, Татарстанда яшәүче 312 кеше түләүсез юридик ярдәм алды. Халык күбрәк туганнарына ышанычнамә рәсмиләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук мобилизацияләнүчеләрне суд карарларын үтәүне туктатып тору, кредит каникуллары, никахны теркәү, социаль түләүләр, медицина тикшерүләре һәм башка сораулар кызыксындырган.
Халык сорауларына ТР Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре ТР Нотариаль палатасы, суд приставлары хезмәте, социаль яклау органнары һәм Татарстан Адвокатлар палатасы вәкилләре белән берлектә җавап бирделәр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт юридик бюросы матбугат хезмәте.
Мобилизацияләнүчеләр түләүсез юридик ярдәмне Кремль ур., 16 йорт (каб. 104) адресы буенча ала ала. Өстәмә мәгълүматны +7(843)222-60-60 телефоны буенча (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көннәрендә 9:00 дән 16:45 кә кадәр) бирәләр.