Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2023, 17:17

Массовкада 300 актер, 100 дән артык тарихи костюм һәм корал реквизиты – киң прокатка «Ибн Фадлан» фильмы чыга

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга төшерелгән кинотасманы кинотеатрларда 2 нче марттан күрсәтә башлаячаклар.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы киң прокатка чыга. РФ Мәдәният министрлыгында прокат таныклыгы алган кинотасманы Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Уфа кинотеатрларында 2 нче марттан күрсәтәчәкләр.

Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Болгарстанында 922 елда ислам дине рәсми дин буларак кабул ителү белән бәйле.

Картинада документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. Фильмның консультантлары – Дәүләт эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты директоры А.К.Аликберов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р.Салихов, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре В.С.Кулешов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һ.б.

«Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше 921-922 елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300 дән артык актер җәлеп ителгән. Фильм өчен 100 дән артык тарихи костюм тектерелгән, 50 гә якын төрле реквизит әзерләнгән. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар.

Кинотасма 2022 елда узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Исегезгә төшерәбез, фестиваль вакытында «Ибн Фадлан» фильмы 4 тапкыр күрсәтелде һәм алар барысы да аншлаг белән узды.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис постановкалар буенча режиссеры – Рәмис Нәҗмиев.

Барлык яңалыклар