В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветеринарлар Константиновка һәм Салмачы поселокларында эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). Казанда Совет һәм Идел буе районнарында хайваннар эпидемияләрен булдырмау максатыннан язгы чаралар кысаларында котыру авыруына каршы түләүсез вакцинация уздырыла.
26 нчы март көнне 9:00 дән 13:00 гә кадәр шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре Константиновкада песиләр һәм этләргә вакцинация үткәрәчәкләр. Ветеринария табиблары бригадасы Интернациональная урамы, 24а (мәдәният йорты янындагы мәйдан) адресы буенча торачак.
27 нче март көнне 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр казанлылар йорт хайваннарын Салмачы поселогына планлы вакцинациягә алып килә алалар. Ветеринарларның ике бригадасы Центральная урамы, 18 һәм Центральная урамы, 139 адреслары буенча эшләячәк.
2 нче һәм 3 нче апрельдә ветеринария хезмәте бригадаларының шәһәрнең башка районнарына чыгуы күздә тотыла.