Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2025, 11:12

11 нче гыйнварда казанлыларны А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә булачак «Святки күңел ачулары» бәйрәменә чакыралар

Кунакларны шәһәрнең иң яхшы фольклор коллективлары чыгышлары, яшьләр кичәсе һәм ярминкә көтә

Шимбә, 11 нче гыйнварда, А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Святки күңел ачулары» бәйрәме узачак. Халыкның традицион күмәк күңел ачу атмосферасына чумарга теләүчеләрне (Раштуадан Чукындыру бәйрәменә кадәрге көннәрдә) бай программа көтә. Чарага керү бушлай, дип хәбәр иттеләр ТРның мәдәният министрлыгында.

12:00 сәгатьтә кул эшләре товарларыннан күргәзмә-ярминкә ачылачак. 14:00 сәгатьтә шәһәрлеләрне Казанның иң яхшы фольклор коллективлары башкаруында христославлар һәм колядовщиклар катнашында бәйрәм концерты карарга чакыралар. Алар арасында – «Красная горка», «Духов день», «Лад», «Млада», «Вагуда» һәм башкалар. 16:00 сәгатьтә уен-көлке, биюләр һәм гармунда уйнаулар белән яшьләр кичәсе башланачак.

Бәйрәм Карл Маркс урамы, 26 йорт адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүмат +7(908)339-02-92 номеры буенча.

Чараны оештыручылар – Казан музей комплексының рус фольклоры үзәге, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» ТИО, республика мәдәният министрлыгы.

Барлык яңалыклар