Топонимика комиссиясе
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе даими эшли торган коллегиаль киңәшмә органы булып тора, комиссиянең составын һәм вәкаләтләрен Казан шәһәре Мэры раслый.
Комиссия үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Россия Федерациясе законнарына, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы законнарына, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге уставына һәм башка муниципаль хокукый актларга, шулай ук әлеге нигезләмәгә таяна.
- Комиссия вәкаләтләре
- - территорияләргә атама бирү (атамасын үзгәртү) турында тәкъдимнәр булган мөрәҗәгатьләрне, шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендәге торак комплексларны, кварталларны һәм микрорайоннарны төзү өчен планлаштырыла торган территорияләрне планлаштыру һәм межлау проектларына коммерциячел (рекламалы) атама бирү тәкъдимнәре булган мөрәҗәгатьләрне (алга таба – торак комплекслар атамалары) карап тикшерә;
- - территорияләргә атама бирүдә (атамасын үзгәртүдә) күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр булган мөрәҗәгатьләрне карап тикшерә;
- - дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, дәүләт учреждениеләреннән, җәмәгать оешмаларыннан, юридик затлардан һәм гражданнардан алынган башка мөрәҗәгатьләрне (хатларны, запросларны) карап тикшерә;
- - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетыннан, гражданнардан, учреждениеләрдән, предприятиеләрдән һәм оешмалардан, аларның оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә, территориягә атама бирү (атамасын үзгәртү) өчен билгеләнгән график материалларны һәм комиссия вәкаләтләренә кергән мәсьәләләр буенча кирәкле башка мәгълүматны билгеләнгән тәртиптә соратып ала;
- - кирәк булган очракта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен, Казан шәһәре Думасы депутатларын, галимнәрне, иҗтимагый оешма вәкилләрен һәм комиссия утырышларында карап тикшерелә торган мәсьәләләр буенча кызыксынган башка затларны утырышларга чакыра;
- - Казан шәһәре территорияләренә атама бирү (атамасын үзгәртү) турында тәкъдимнәр булган бәяләмәләр, шулай ук алынган, торак комплекс атамалары проектлары булган мөрәҗәгатьләргә бәяләмәләр әзерли;
- - Казан шәһәре территорияләренә атама бирүдә (атамасын үзгәртүдә) күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерүнең максатчанлыгы (максатка ярашсызлыгы) турында бәяләмә әзерли;
- - Казан шәһәре территорияләренә атама бирүдә (атамасын үзгәртүдә) мәңгеләштерергә тәкъдим ителә торган күренекле шәхесләр исемнәренең белешмә банкын формалаштыра;
- - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына территорияләргә атама бирү (атамасын үзгәртү) турында, Казан шәһәре территорияләренә атама бирүдә (атамасын үзгәртүдә) күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерүнең максатчанлыгы (максатка ярашсызлыгы) турында тәкъдимнәр кертә, шулай ук алынган, торак комплекс атамалары проектлары булган мөрәҗәгатьләргә карата бәяләмәләр кертә.
Комиссиянең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына җибәрелә торган тәкъдимнәренә рекомендация сыйфаты хас.