Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Коррупциягә каршы көрәш буенча Коллегиясе утырышы узды
21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең уртак утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы тору темасына багышланган иде. Коллегия эшендә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, хокук саклау органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Казан шәһәре Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев та актив катнашты.
Коллегия барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру буенча эш нәтиҗәләре анализланды. Хосусый белем бирү секторына, гражданнарның коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлеккә эксперт бәяләмәләре бирелде, башкарма хакимият органнарының коррупциягә каршы тору өлкәсендә мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
2024-11-21T18:19:17+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.