Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Торак сәясәте идарәсе

Торак бүлү

Казан шәһәр Думасының 2010 елның 29 декабрендэге 24-3 нче номерлы карары белән расланган “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе” муниципаль казна учреждениесенең муниципаль торак фондын контрольдә тоту һәм бүлү бүлеге түбәндәге төп функцияләрне башкара:

- муниципаль казнадагы торак фондының һәр обьекты буенча исәпкә алып баруны гамәлгә ашыруда катнашу;

 - торак мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итү; гражданнанын телдән һәм язмача мөрәҗәгатьләрен уз вакытында һәм тулысынча каралуын тәэмин итү, алар буенча карарлар кабул итү һәм гариза бирүчеләргә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вакытта җаваплар җибәрү;

 - халыкка шәһәрдә торак сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү функциясен гамәлгә ашыру;

 - аз керемле гражданнарга муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе нигезендә торак урыннар бирүне гамәлгә ашыру;

 - социаль наем шартнамәсе нигезендә торак булеп биру исэбендэ чиратта торган гражданнарга муниципаль торак фондыннан торак бүлеп бируне гамәлгә ашыру;

 - участок полициясе вәкиле вазыйфасын башкаручы хезмәткәргә һәм аның гаилэ әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан курсәтелгән вазыйфаны башкарган чорга, торак  урыны белән тэмин итү тәртибен раслау;

- махсуслаштырылган муниципаль торак фондыннан торак урыннары бируне гамәлгә ашыру;

- махсуслаштырылган муниципаль торак фондыннан торак урыннары бируне исэптә һәм контрольдә тоту;

- торак һәм гражданлык законнарыда билгеләнгән тәртиптә торак фонды составыннан торак урыннары бирү турында Казан шәһәре Башкарма комитетының хокукый актлары проектларын әзерләү;

- махсуслаштырылган муниципаль торак фондыннан торак урыннары бирү тәртибе турында Казан шәһәре Башкарма комитетының хокукый актлары проектларын әзерләү;

- махсуслаштырылган торак статусын үзгәртү турында Казан шәһәре Башкарма комитетының хокукый актлары проектларын әзерләү;

- Казан шәһәре мунициапль торак фондыннан торакны арендага алу, кыска срокка түләп тору, алмашу, сату-алу килешүен төзүне әзерләү;

- Казан шәһәре муниципаль торак фонды хокуклары рәсмиләштерү һәм кадастр исәбенә кую.


Үзгәртү датасы: 17.07.2025