Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Торак сәясәте идарәсе

Лысачкин Василий Александрович
Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе
420111, Казан шәһәре, Миславский урамы, 4
+7 843 223 23 93

Без социаль челтәрләрдә :

«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе» муниципаль казна учреждениесе торак төзүнең еллык планнарын формалаштыру, торак төзелешен финанслау мәсьәләләрен хәл итү, шәһәрдә халыкның уңайлыклары булган торакка ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән бердәм торак сәясәтен эшләү һәм үткәрү, шәһәрнең торак фондын исәпкә алу, контрольдә тоту, бүлү мәсьәләләрендә бердәм сәясәтне гамәлгә ашыру эшләрен координацияләү максатыннан 2001 елның июлендә оештырылган.

  • Казан шәһәренең Торак сәясәте идарәсендә гражданнар белән эшләү режимы турында 
          
    •           Хөрмәтле гражданнар!

      Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, короновирус инфекциясе һәм грипп вирусын профилактикалау чарасы буларак тарату куркынычын минимальләштерү максатыннан казанлыларга җәмәгать урыннарында булудан тыелырга тәкъдим итәбез. Миславский урамы, 4 йортта урнашкан бинада хәрәкәт итү администрация хезмәткәрләренә генә рөхсәт ителә.

      Гражданнарның мөрәҗәгатьләре электрон, почта, телефон элемтәсе аша кабул ителә. Гаризаны идарә бинасының 1 катында калдырырга мөмкин: Миславский урамы, 4 йорт, «Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен» дигән тартмада.

      Гражданнарны кабул итү, шул исәптән муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча, телефон аша яисә 1 каттагы 108 кабинетта гамәлгә ашырыла. Алдан телефон аша язылырга мөмкин.

      Консультацияләр өчен телефон номерлары:

      – өлешкә кереп төзү мәсьәләләре буенча – +7(843)223-23-93, өстәмә номерлар: 70380, 70390;

      – торак программалары буенча – +7(843)223-23-93, өстәмә номер: 70320;

      – авария хәлендәге торак фондыннан күчерү мәсьәләләре буенча – +7(843)223-23-93, өстәмә номер: 70340;

      – юридик мәсьәләләр буенча – +7(843)223-23-93, өстәмә номер: 70360;

      – торак бирү мәсьәләләре буенча – +7(843)223-23-93, өстәмә номер: 70310;

      – документларны теркәү һәм үтәү мәсьәләләре буенча – +7(843)223-23-93, өстәмә номер: 70370;

      – җитәкченең кабул итү бүлмәсе – +7(843)223-23-93.

      «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе» муниципаль казна учреждениесе администрациясе

Сораулар һәм җаваплар
  • Казан шәһәре территориясендә торак шартларын ничек яхшыртырга мөмкин?
    Киңәйтергә Свернуть

    Россия Федерациясе Торак кодексының 57 маддәсенә таянып, социаль наем шартнамәсе нигезендә торак урыннарга мохтаҗ буларак исәптә торучы гражданнарга, аларны исәпкә алу вакытыннан чыгып, торак урыннары чиратлылык тәртибендә бирелә.

    Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлек территориясендә даими яшәүче, аларны торак урыннарга мохтаҗ дип тану өчен нигезләре булган (торакның гомуми мәйданы 1 кешегә 12 квадрат метрдан кимрәк белән тәэмин ителгән икән) аз керемле гражданнар исәпкә алына.

    Моннан тыш, Казанда даими яшәүче гражданнар торак программалары: социаль ипотека программасы, «Казанда Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасы кысаларында торак шартларын яхшырта алалар. Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк: югарыда аталган программалар кысаларында исәпкә кую программаларның гомуми мәҗбүри шартлары үтәлгәндә генә гамәлгә ашырыла ала, шуларның берсе — Казан шәһәре территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлү.

    Әлеге программалар турында тулырак мәгълүматны «Гарант» һәм «КонсультантПлюс» мәгълүмати-хокукый системалары аша, яшәү урыны буенча Казан шәһәре районы администрациясенә яки Миславский урамындагы 4 нче йорт адресы буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсенә мөрәҗәгать итеп (яшь гаиләләргә түләүсез субсидия бирүне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча) алырга мөмкин, шулай ук Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми сайтында кирәкле белешмә белән танышырга мөмкин (социаль ипотека программасы турындагы мәгълүматка сылтама: https://kzn.ru/meriya/ispolnitelnyy-komitet/upravlenie-zhilishchnoypolitiki/zhilishchnye-programmy/s..., яшь гаиләләргә субсидия бирү мөмкинлеге турындагы мәгълүматка сылтама: https://kzn.ru/meriya/ispolnitelnyykomitet/upravlenie-zhilishchnoy-politiki/zhilishchnye-programmy/z....



Барлык сораулар