Социаль сәясәт идарәсе
Бүлек эшчәнлегенең максаты – бүлек эшчәнлеге өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының барлык хезмәтләре һәм бүлекчәләре эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү.
Бурычлар:
- наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы торуга, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтүгә караган, профилактик исәптә торучы балигъ булмаган балаларның, шул исәптән ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, шулай ук эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле балигъ булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләрне карап тикшерү, тиешле тәкъдимнәр эшләп чыгару;
- наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы торуга, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтүгә караган, профилактик исәптә торучы балигъ булмаган балаларның, шул исәптән ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле балигъ булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы планнарны, аерым чараларны гамәлгә ашыру барышын анализлау;
- наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы торуга, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтүгә караган, профилактик исәптә торучы балигъ булмаган балаларның, шул исәптән ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле балигъ булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләр буенча Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлеген координацияләү;
- бүлек компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча органнар һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү;
- мәгълүмат җыю һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарына хисап бирү буенча шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлекләре эшчәнлеген координацияләүдә опека һәм попечительлек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда катнашуны тәэмин итү;
- балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Казан шәһәре районнары комиссияләре эшчәнлеген координацияләү һәм законда билгеләнгән тәртиптә әлеге юнәлеш буенча контроль чаралар уздыру;
- наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы тору, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтү чараларын эшләп чыгару һәм гамәлгә ашыруда катнашу;
- эшкә сәләтсез яки эшкә сәләте чикле гражданнарның мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә суд органнарында тәкъдим итү;
- бүлек компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар эшләп чыгаруда катнашу.
-
26.09.2025, 12:17
-
10.09.2025, 13:07
-
05.09.2025, 12:06