В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
-Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы һәм үз эшчәнлеген полиция патруль-пост хезмәте, полиция юл-патруль хезмәте һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең миграция эшләре буенча бүлекчәләре белән үзара бәйләнештә алып баручы Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты муниципаль хезмәткәрләренең гамәли эшчәнлеген оештыру;
- үз вәкаләтләре кысаларында хокук саклау органнарына Казан шәһәрендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә ярдәм итү;
- җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча дәүләт органнары, иҗтимагый берләшмәләр, учреждениеләр, оешмалар һәм гражданнар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;
- Казан шәһәрендә хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне ныгытуга йогынты ясый торган башка мәсьәләләрне хәл итү.
- җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы муниципаль хезмәткәрләрнең җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү, миграция контроле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольдә тоту һәм анализлау;
- җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать иминлеген, шул исәптән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Идарәсе, башка хокук саклау органнары белән идарә эшчәнлегенең юнәлеше кысаларында үзара хезмәттәшлек;
- эчке эшләр органнарына җәмәгать тәртибен саклауны, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүнең состав өлеше буларак миграция контролен тәэмин итүдә, шулай ук идарә эшчәнлеге кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүдә ярдәм итү;
- "Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында " Татарстан Республикасы Законы нигезендә хезмәттә торучы Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәткәрләрен форма махсус киемнәре белән тәэмин итү эшен оештыру;
- Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары һәм вазыйфаи затлары эшчәнлеген координацияләүдә катнашу;
-Казан шәһәре Башкарма комитетының норматив-хокукый документлары проектларын һәм Казан шәһәре Думасы карарларын, идарә эшчәнлегенең профиле буенча башка документларны әзерләү;
- идарә эшчәнлегенең компетенциясенә һәм профиленә караган мәсьәләләр буенча депутатлар, шикаятьләр, гаризалар, гражданнар һәм вазыйфаи затларның мөрәҗәгатьләрен карау эшен оештыру;
- Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле һәм башкарма органнары тарафыннан оештырыла торган гомумшәһәр чараларын оештыру һәм үткәрүдә катнашу.