В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Игътибар!
Муниципаль парковканы түләмәү һәм автомобильне яшел зонада урнаштыру өчен хокук бозуларның фотосурәтен (бозу датасы һәм урыны, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының маддәсе турында мәгълүмат) Казан Мэриясенең интернет-порталында «Админкомиссия штрафлары» битендә шәхси кабинетта карый аласыз (kzn.ru).
Штрафны тикшеру турында тулырак мәгълүмат «штрафны тикшерү» вкладкасында тәкъдим ителгән.
Булган штрафлар турында мәгълүматны (ТР Административ хокук бозулар кодексының маддәсе, көне, урыны һәм хокук бозу фотосурәтен) Казан Мэриясенең интернет-порталында «Админкомиссия штрафлары» битендә шәхси кабинетта алырга мөмкин (kzn.ru).
Хокук бозуларның фотосурәтләре муниципаль парковка өчен түләмәгән һәм автомобильне яшел зонада урнаштырган өчен генә тәкъдим ителә (автомат режимда эшләүче һәм фото - һәм кино төшерү, видеоязма функцияләренә ия булган махсус техник чарасы белән теркәлгән очракта).
Штрафны тикшерү турында тулырак мәгълүмат «Штраф тикшерү» вкладкасында тәкъдимКарарның күчермәсен Сез Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2б йорт, шәхси яисә тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән ышанычнамә кәгазе белән вәкил аша. ТАНЫШУ ӨЧЕН ЫШАНЫЧНАМӘ ҮРНӘГЕ
Казан шәһәре административ комиссияләре карарларын үз вакытында алу өчен, дәүләт хезмәтләренең интернет-порталында шәхси кабинетында «Заказлы хатларны онлайн-китерү» сервисын тоташтырырга киңәш итәбез (gosuslugi.ru). Әлеге хезмәт турында тулырак мәгълүмат «штрафны тикшерү» вкладкасында тәкъдим ителгән.