МУП хуҗалык хезмәте күрсәтү идарәсе ябылу аркасында, 2013 елның ахырында җирле үзидарә ораганнарын траспорт белән таэмин итү максатыннан Казан шәһәренең “Хуҗалык-Транспорт идарәсе” Муниципаль казна учреждениясе барлыкка килә.
МКУ “ХТИ” түбәндәге бурычлар йөкләнде:
- эксплуатацияләнә торган транспорт чараларын профилактик һәм оператив ремонт буенча чаралар комплексын үтәү исәбенә транспорт техникасы даими әзер булуы;
- югары куркыныч чыганакларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм юл хәрәкәтендә катнашуга бәйле эшләр буенча заказчның функцияләрен үтәү;
- диспетчерлык һәм медицина хезмәтләрен, машина йөртү һәм ремонт-торгызу составының эшләве өчен югары квалификацияле персоналны җәлеп итү;
- Казан шәһәре муниципаль берәмлеге хезмәткәрләреннән куелган бурычларга таянып транспорт белән тәэмин итү өлешендә гаризалар кабул итү буенча хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру;
- илебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән автотранспорт чараларын ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү;
- оешманың оператив идарәсендә булган ил һәм чит ил җитештерүендәге автотранспорт чараларына ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү өчен подрядчы оешмаларны җәлеп итү . ;
-күрсәтелгән эшләрне җитештерүнең матди-техник ресурслары белән тәэмин итү, продукция, җиһазлар һәм комплектлау әйберләре сатып алу.