Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Портал редакциясе – «Казан шәһәре KZN.RU» мәгълүмати агентлыгы

  • Сайт хакында мәгълүмат
    • «Казан шәһәре KZN.RU» мәгълүмати агентлыгы. Баш мөхәррир – Бережная Алина Александровна 

      Масскүләм мәгълүмат чараларын теркәү турындагы ФС77-80185 номерлы таныклык 2021 елның 4-нче февралендә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелде

      Таныклык статусы: гамәлдәге

      Оештыручысы – «Казан шәһәре иҗтимагый үзәге» муниципаль казна учреждениесе

      Редакциянең адресы һәм телефоны: Казан шәһ., Кремль ур., 3 бина, тел.: +7(843) 299-17-60

      E-mail: kzn.media@tatar.rukzn-media@yandex.ru

      Колачлау территориясе: Россия Федерациясе, чит илләр

      Телләр: рус, татар, инглиз

      12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен (12+)
  • KZN.RU порталы турында
    • KZN.RU порталы 2007 елда Казан мэриясенең Интернет челтәрендәге рәсми вәкиллеге буларак төзелә. Хәзерге вакытта әлеге чыганак – киң кулланучылар даирәсенә юнәлдерелгән күп функцияле портал. KZN.RU порталы өч телдә тәкъдим ителә: рус, татар һәм инглиз.

      Портал редакциясе – «Казан шәһәре иҗтимагый үзәге» МКУ бүлекчәсе. Редакциядә профессиональ мөхәррирләр, контент-менеджер һәм хәбәрчеләр, татар һәм инглиз телләренә тәрҗемәчеләр эшли. Редакция хезмәткәрләре шулай ук Казан Мэрының шәхси сайты эшен тәэмин итә. Редакция Уставка ярашлы эшли.

      KZN.RU порталы шәһәр халкы ихтыяҗы булган чыганак кына түгел. Мәскәү, Самара, Яр Чаллы, Санкт-Петербург, Саратов һәм башка шәһәрләр порталның актив кулланучылар исемлегендә. Казан шәһәре порталының актив чит ил кунаклары арасында Германия, АКШ, Польша, Франция һәм Бөекбритания бар.

      Шәһәр хезмәтләренең актив ярдәме белән порталда актуаль темаларга багышланган махсус проектлар гамәлгә ашырыла. KZN.RU Рунет системасында зур яңалыклар мәйданнары белән хезмәттәшлек итә: «ЯндексНовости», Mail.Ru.

  • Материалларны куллану шартлары
    • www.kzn.ru интернет-сайтында бастырылган текст һәм график материалларның хокук иясе «Казан шәһәре KZN.RU» мәгълүмати агентлыгы, яисә башка законлы нигездә бу материаллар KZN.RU белән кулланыла.

      Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 1274 маддәсе нигезендә www.kzn.ru сайтында бастырылган текст материаллары, әгәр KZN.RU текстларда турыдан-туры чыганак яки турыдан-туры булмаган чыганак буларак күрсәтелсә, шулай ук график материалларның хокук иясе буларак KZN.RU күрсәтелсә, KZN.RU порталының ризалыгыннан башка кулланылырга мөмкин, ләкин KZN.RU сайтына сылтаманы күрсәтү мәҗбүри.

      Басма матбугатта материалларны кулланган саен кулланучы чыганак буларак «Казан шәһәре KZN.RU» мәгълүмати агентлыгын күрсәтергә тиеш.

      Материалларны электрон басмаларда, интернет-сайт битләрендә, электрон файлларда яки электрон рәвештә файдалануның башка формаларында кулланганда, кулланучы һәр очракта www.kzn.ru интернет-сайтының төп битенә гиперсылтама кертергә тиеш.

      Аудио-видео язма материалларын кулланганда, телевидение һәм радио эфирындагы хәбәрләрдә кулланучы һәр очракта мәгълүмат чыганагы буларак KZN.RU сылтамасын әйтергә тиеш.

      Бу кагыйдәләр бозылган очракта KZN.RU порталы үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау хокукын теләсә нинди законлы ысуллар белән, шул исәптән суд тәртибендә дә калдыра.
  • Редакциянең уставы
    • «Казан шәһәре KZN.RU» мәгълүмати агентлыгы редакциясе уставы 2012 елның 18 нче июлендә коллектив җыелышында кабул ителгән.

  • ММЧ теркәү турындагы таныклык
    • Мәгълүмати агентлыкка ФС77-80185 номерлы таныклык 2021 елның 4-нче февралендә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелде.
    • Яңалыклар тасмасын мәгълүмат белән тулыландыру - «Казан шәһәре KZN.RU» мәгълүмати агентлыгы.
  • Казанышлары
Үзгәртү датасы: 17.03.2025